news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелның 9 аенда казанлыларның уртача хезмәт хакы 43,2 мең сумга кадәр арткан

9 айда Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең реаль хезмәт хакы үсеше 7,8 процент тәшкил иткән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Быелның 9 аенда казанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 43 мең 222 сумга кадәр арткан. Икътисади үсеш комитеты башлыгы Артур Вәлиәхмәтов шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Финанс өлкәсе (54,3 мең), шулай ук электр энергиясе җитештерү, газ һәм су бүлү өлкәләрендә эшләүчеләрнең (56,6 мең) хезмәт хакы иң югарысы булып кала», - дип искәртте Артур Вәлиәхмәтов.

РФ Президентының май указларын үтәү һәм казанлыларның хезмәтенә түләүнең артуы нәтиҗәсендә сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә уртача хезмәт хакының үсеш темплары шәһәрдәге уртача күрсәткечкә караганда югарырак. Бүгенге көндә ул 39,3 һәм 32,4 мең сум тәшкил итә.

«Ел башыннан алып 16 предприятиедә 1,9 мең хезмәткәр алдындагы 103 миллион сум бурыч түләнгән. Әҗәтләрне киметү һәм «соры базар»ны легальләштерү өчен даими рәвештә шәһәр һәм территориаль комиссия утырышлары уза», - дип хәбәр итте докладчы.

Аның сүзләренчә, мондый комиссияләрнең барлыгы 127 утырышы узган, аларда Казандагы 775 оешманың эше тикшерелгән. Шуларның 278ендә хилафлыклар ачыкланган, 34 очракта мәгълүматларны прокуратурага юллаганнар.

«Эш бирүчеләр Казанда яшәүче 9,8 мең кеше белән хезмәт хакын арттыру турында килешүләр төзеде», - дип сүзен йомгаклады Артур Вәлиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100