Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
ТР буенча эчке эшләр министры сүзләренчә, Татарстан юлларында аварияләр саны кимесә дә, аларда һәлак булучылар исәбе арткан.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган. Шуларның 61е – бүтән республика кешеләре. Башка төбәк шоферлары гаебе белән 22 кешенең гомере өзелгән.
ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин шундый мәгълүматлар китерде.
«Ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар төрле тән җәрәхәтләре ала. Кайбер ата-аналар сабыйларының куркынычсызлыгын кайгыртмый, махсус утыргычлардан файдалануны кирәк тапмый. Утырыш кысаларында киләсе елда юлларда иминлекне арттыру чараларын билгеләргә кирәк», - дип искәртте ТР Премьер-министры Алексей Песошин.
«Яхшы нәтиҗәләр белән мактанырга кирәкми – проблемаларны хәл итү зарур. Сезгә нинди ярдәм кирәк, әйтегез? Беренче чиратта, без кайсы урынарда юл билгеләре, киртәләр кую һ.б. мәсьәләләрне хәл итәргә тиешбез», - дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга мөрәҗәгать итеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз