news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы Ык буе авыллары Сабан туе программасы билгеле булды

Ык буе авыллары Сабан туе быел 16 июньдә узачак.

Быелгы Ык буе авыллары Сабан туе программасы билгеле булды
Рамиль Гали

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Быелгы Ык буе авыллары Сабан туе программасының максаты татар гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән. Программага Сабан туендагы традицион чаралар, шул исәптән көрәш һәм ат чабышы да кергән. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева әйтте. 

Сабан туе 16 июньгә билгеләнгән. “Кунакларны безнең Ак кала - Актаныш каршы алачак. Сабан туенда борынгы авыл тарихлары картасы, шәҗәрәләр тәкъдим ителәчәк. Актаныш авыллары белән танышканнан соң, кунакларга татар гореф-гадәтләрен чагылдырган ярминкә, Актаныш икмәге тәкъдим ителәчәк. Аннан соң кунаклар Әлфия Авзалова һәм Минтимер Шәймиев музейларына керәчәкләр. Музейлар көне буе эшлиячәк", - диде Нурлыева.

Музейдан соң кунаклар 13 район урнашкан зур утарга узачаклар. Анда Оренбургның Абдуллино районы, Башкортстанның Ярмәкәй, Бишбүләк, Бакалы, Шаран, Октябрьский районнары, Татарстанның Ютазы, Баулы, Азнакай, Минзәлә, Мөслим районнары каршы алачак. Алар үзләренең тарихларын күрсәтәчәк.

Сабан туй сәгать 10.00да башланып китә. “Төп басым Ык буе районнарына булачак. Мәйданга һәрберсенең дә кыр батырлары, көрәш батырлары керәчәк, үзләренең келәмнәрен күтәрәчәкләр. Һәрбер җитәкче төп мәйданга чакырылачак. Алар белән солых төзербез дип торабыз”, - диде Ләйсән Нурлыева.

"Бәйрәм милли татар уеннары белән дәвам итәчәк. Милли концерт программасы булачак. Капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу уеннары үзәгендә 13 районның вәкилләре генә катнашачак. Көрәштә һәм башка уеннарда барлык районнар да катнаша ала. Көрәштә төп җиңүче башка районнан булса, Ык буе Сабан туен бер баскычка күтәрер иде. Быел беренче тапкыр татар атлары ярышы узачак, гаризалар Лениногорск, Туймазы, Зәй, Актаныш районнарыннан килде”, - диде Нурлыева.

  • Актаныш районында Ык буе татар авыллары Сабан туе быел өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2017 елда Туймазы районы Төмәнәк авылында, 2018 елда Азнакайда үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100