news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы җәйдә балалар Кара диңгез буенда ял итә алачак

Ял итү урыннарына балаларны махсус тимер юл составлары һәм чартерлы авиарейслар алып барачак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быелгы җәйдә Татарстанның мәктәп балалары Кара диңгез буенда ял итә алачак. Узган елда чикләүләр сәбәпле балалар республикадан читтәге лагерьларга бара алмады.

Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың яшьләр эше министры Дамир Фәттахов бу җәйдә 3,2 мең мәктәп баласы Кырым Республикасында һәм Краснодар краенда ял итәчәген әйтте. Яшь татарстанлыларны Краснодар краенда «Зарница», «Янтарь», «Приазовец», «Витязево» лагерьлары, ә Кырымда — Казакевич исемендәге ял йорты көтә.

Ял итү урыннарына балаларны махсус тимер юл составлары һәм чартерлы авиарейслар алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot