news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы язылу кампаниясендә балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур

13 декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

Быелгы язылу кампаниясендә балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Басма матбугатка язылу декадасында балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга теләк белдерүчеләр күп. Бу мәгълүматны республика почта бүлекчәләрендә расладылар, шулай ук декада чорында tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн язылучылар артты.

Татарстанда чыгып килүче балалар басмалары төрле яшьтәге балаларга тәгаенләнгән. 0+ категориясенә «Салават күпере» журналы, 6+ ка — «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газеталары, яшүсмерләргә «Ялкын» журналы туры килә. Бу басмаларның тиражы үсештә.

Әлеге газета-журналларның баш мөхәррирләре аңлатканча, басмалар мультимедиа форматка йөз тота, ягъни һәр санда, кәгазькә басылган мәгълүматтан тыш, QR кодларга беркетелгән мәгълүмат та бирелә. Журналларны укучылар әлеге кодлар ярдәмендә видеолар, уеннарга күчә ала, татарча мультфильмнар, әкиятләр карый, остаханәләрдә катнаша ала. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр язылучыга рәсем буенча онлайн-дәресләргә керү хокукын бирә.

Басма матбугатка язылу декадасы 13 декабрьгә кадәр дәвам итә. Декада барышында язылу бәяләре 13 процентка кадәр түбән.

Балалар басмаларына Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала. podpiska.pochta.ru сайтында кызыксындырган басманы табып, язылырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100