news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләре - тәэсирләре һәм фикерләре

Татар драматургиясе өлкәсендәге әлеге мәртәбәле бәйгегә бүген йомгак ясалды.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы  быелгы “Яңа татар пьесасы” драматургия бәйгесенең җиңүчеләреннән хис-тәэсирләрен сорашты. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ике елга бер узучы әлеге мәртәбәле конкурска йомгак бүген ясалды.

Айгөл Әхмәтгалиева: “Бер җамаяк сөтнең әһәмияте турында”

“Мин драматург дигән зур исемгә дәгъва итмим. Театр кануннарын белмим, күңелем кушканган язам, диде “Яңа татар пьесасы – 2016” драматургия бәйгесендә “Сагынган чакларымда” исемле пьесасы белән II премия алган Айгөл Әхмәтгалиева.

Бүгенге укучыга Айгөл Әхмәтгалиева прозаик һәм шагыйрә булып таныш. Чаллыда Балалар өчен язылган «Болытта җиләк үсә» китабы өчен «Рухият» фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек булган. Аның бәйгедә беренче катнашуы түгел. «Бәхет агачы» драмасы 2012 елда үткәрелгән «Яңа татар пьесасы» республика бәйгесенең номинациясендә җиңү яулаган иде инде. Ә алдагы елларның берсендә бәйгедә җиңми калган “Ул бит кичә иде” пьесасын Оренбург театры күреп алып, аны сәхнәгә Уфа академия театры режиссеры Айрат Әбушахманов чыгарган. “Айгөл Әхмәтгалиеваның бу беренче пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашкан, дөрес, урыннар алмаган. Айратны спектакль куярга чакыргач, мин аңа шушы пьесаны тәкъдим итеп карадым. Автор белән бераз эшләгәч, шушы сәхнә әсәре туды. Комедияләр яшәргә хаклы. Мондый спектакльләр тамашачы өчен кирәк, аларны халык сорый”, дигән иде театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев Айгөлнең әсәре турында.

“Пьесама эпиграф итеп Зөлфәтнең сыер турындагы “Шомырткай” дигән шигырен алдым. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авыл кешесен сыер ачлыктан коткарып калды. Пьеса аша бер җамаяк сөтнең әһәмияте турында әйтәсем килде. Шуның аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтергә тырыштым. Авырлыкны күргән буын гына тормышның кадерен белә”, диде Айгөл Әхмәтгалиева.

Айсылу Хафизова: “Пьесам бүгенге замандагы күпхатынлылык һәм әлеге күренеш бердәнбер чара булган очрак турында”

Айсылу Хафизова – татар киносы яңартылу чорында барлыкка килгән, Татарстанда инде танылып өлгергән киносценарист. Ул ВГИКның кинодраматургия факультетын тәмамлаган (О.А.Агишев, В.В.Тулякова остаханәсе). Айсылу сценарие буенча “Зәңгәр күбәләкләр” фильмы (режиссеры - Фәрит Дәүләтшин), “Шүрәле” мультфильмы (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) төшерелде. Ул “Дилемма” (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) фильмының авторы. "Тормыш юллары" радиосериалының сценарий авторы. “Бөркетләр” фильмына сценарийны алар Мансур Гыйләҗев белән бергәләп автордашлар булып язганнар.

“Пьесам бүгенге замандагы күпхатынлылык һәм әлеге күренеш бердәнбер чара булган очрак турында. Гаилә корып яшәрлек ир-атлар хатын-кызларга караганда ике тапкыр азрак. Икенче хатын булу кайчакта хатын статусына ия булуның бердәнбер юлы булырга мөмкин. Мин чын булган хәл турында яздым. Мәскәүдә “Мусульмане” тапшыруында эшләгән чагымда Карелиядә бер гаилә белән танышырга туры килде. Чечен эшкуары Ильяс хаҗиның хатыны авырып киткәч, иренә яшь хатын яучылаган һәм, аларның балалары тугач, үзе дөнья куйган. Ильяс хаҗи да, хатыны да өлкән кызларының шушы беренче хатынга охшаган булуын әйттеләр. Кеше ышанмаслык хәл”, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Айсылу Хафизова. Ул “Прима” дип аталган пьесасында шушы вакыйганы татар дөньясына күчергән. “Җиңүемә ышанмадым. Әмма шулкадәр яхшы компаниягә эләгүемә чиксез шатмын. Миңа ышанган дусларыма рәхмәт. Шуларның берсе – мөселман киемнәре дизайнеры, якын туганым Римма Хафизова”, - ди Айсылу. 

Рәмис Латыйпов: “Әҗәлгә һәм мәхәббәткә кешеләрнең карашы турында яздым”

“Турысын әйтим – сәхнә әсәре язганым юк иде, быел гына дөньяга чыкса да, яңа гына язылмаган. Әҗәлгә һәм мәхәббәткә кешеләрнең карашы турында яздым. Куркыныч яңгырамыймы? – диде Рәмис Латыйпов. – Тормышта безгә начар булып тоелган күренешләр чынбарлыкта әйбәт булырга мөмкин, коточкыч булганын әйбәт кабул итәбез, ягъни, бер әйберне төрлечә бәяләү турында”. Шулай ук андый язылып үз сәгатен көтеп яткан әсәрләренең тагын булганлыгы турында да әйтте.

Рәмис Латыйпов - танылган тележурналист, репортер, "Бәллүр каләм" иясе, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елның июнь аеннан "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясен җитәкли.

Ркаил Зәйдулла: “Нәгыймә” - Чыңгыз Айтматовның әнисе турында пьеса”

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булган Ркаил Зәйдулла үзенең бәйгедә җиңгән “Нәгыймә” пьесасы сәхнәгә куелса, аңа халык йөриячәк дигән фикердә. “Мин Чыңгыз Айтматовның әнисе турында яздым. Үзенең кем икәнлеген онытмыйча, каршылыкларны җиңеп, затлы балалар үстергән татар хатыны турында. Язучының әдәби фантазиясе кушылса да, пьеса документаль нигезгә корылган”, - диде ул. Ркаил пьесага материал туплау өчен Кыргызстанга махсус барган. Бәйгегә өч пьеса биргән булган.

Ркаил Зәйдулла өченче тапкыр бәйгенең шушы махсус премиясенә ия булуы. 2010 елда бәйгенең махсус премиясен алган, Мөхлисә Бубыйга багышланган “Үлеп яратты” пьесасын Камал театры куйды. Төп рольдә Дания Нуруллина уйнаган иде. 2012 елда махсус премия алган “Казан ятиме”н Г.Кариев исемендәге театрда Ренат Әюпов сәхнәләштерде.

Ркаил Зәйдулла — мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Р.Зәйдулла – проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да үзенең сәләтен күрсәткән әдип. Үз укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күпсанлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш. Р.Зәйдулланың аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә.

Илгиз Зәйниев: "Режиссерларны хөрмәт иткәнгә - аларга куяр өчен әйбәт пьесалар булсын дип..."

«Татар театрының 110 еллыгына багышланган пьеса» номинациясендә “Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт” пьесасы белән җиңеп чыккан һәм бәйгенең I премиясенә ия булган Илгиз Зәйниев барлык җиңүчеләр исеменнән бәйгене оештыручыларга һәм жюрига рәхмәтләрен җиткереп: “Режиссерларны хөрмәт иткәнгә - аларга куяр өчен әйбәт пьесалар булсын дип, артистларны хөрмәт иткәнгә - аларга уйнарга әйбәт рольләр булсын дип, тамашачыны хөрмәт иткәнгә – аларга карарга әйбәт спектакльләр булсын дип язылган әсәрләр”, - диде.


 

Илгиз Зәйниев – драматург һәм режиссер. Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты. 2008 елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли. Ркаил Зәйдулланың “Яңа татар пьесасы”нда җиңгән “Үлеп яратты” пьесасын, Зөлфәт Хәкимнең шушы ук бәйгедә җиңгән “Бармы ришвәттән дәва” пьесасын сәхнәгә куйды. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ын, Шекспирның “Ричард III” пьесасын сәхнәгә чыгарды. Театр репертуарында Илгиз үзе язып үзе сәхнәгә куйган “Көтәм сине” һәм “Мәхәббәт FM” спектакльләре дә бар. Күптән түгел генә Чаллы курчак театрында “Сак-сок” риваяте буенча спектакленең премьерасы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100