news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы хаҗиларның барысы да Татарстанга кайтты

Быел Татарстаннан хаҗ сәфәренә барган барлык мөселманнар да республикага әйләнеп кайтты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 10 июньдә, Казанга хаҗилар утырган соңгы рейс кайтып төште. Бу — тоткарлык белән килеп җиткән бердәнбер рейс.

2026 елда республикадан 16 майдан 20 майга кадәр 1800 кеше хаҗга китте (беренче дүрт төркем 16 май иртәсендә юлга чыкты). Алар арасында төбәк җитәкчелегенең ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы 200 хәрби һәм аларның гаилә әгъзалары да булды.

Казаннан Мәдинәгә 1461 татарстанлы очты, ә 339 кеше хаҗга Мәскәү аша юл тотты. Мөселманнарны Казанның 20 табибы озата барды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте хаҗилар 3 июньнән кайта башлаячак, дип хәбәр иткән иде. Шулай итеп, Татарстан хаҗилары биш көн буе барды һәм җиде көн буе кире кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot