news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы “Татарча диктант” чарасына Калининградтан Тывага кадәр өлкәләр кушыла

“Татарча диктант”ны дөнья буенча 272 урында язачаклар.

Быелгы “Татарча диктант” чарасына Калининградтан Тывага кадәр өлкәләр кушыла
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел дөньякүләм “Татарча диктант”ны беренче тапкыр 24 яңа урында язачаклар.  Дөньяның 272 ноктасында, 25 илдә һәм 60 төбәктә теләге булган һәркем татарча диктант язып карый ала. Бу хакта бүген журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сөйләде.

"Татарча диктант” быел өченче тапкыр уздырыла. Һәм быел чын мәгънәсендә ажиотаж. Әлеге акция 25 илдә һәм 60 төбәктә узачак. Анда Татарстанның һәрбер районы катнаша. Казан шәһәренең 13 югары уку йорты, көллият, 7 мәктәп, сабыйлар үзәге, китапханәләрдә татарча диктант язачаклар. Ветеринария, Спорт академиясе кебек гуманитар фәннәргә бәйләнеше булмаган уку йортлары да бу акцияне уздырачак. Казанның теләсә кайсы районында әлеге диктантны язарлык урын табып була.  Төп мәйданчык – КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Без алар белән инде өченче тапкыр эшлибез. Алар беренче елдан ук төп партнер булды”, - диде Тәбрис Яруллин.

Аның сүзләренчә, быел “Татарча диктант” уздыручы нокталар арасында акциягә беренче тапкыр гына кушылучылар да бар. “Беренче мәртәбә Ростов-на-Дону, Калининград, Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автоном округлары, Удмуртия, Мордовия, Ульяновск, Пенза, Сахалин, Киров, Кемерово, Түбән Новгород өлкәләре, Тыва, Чувашия республикалары, Канада, Төркия, АКШ, Литва, Франция, Австрия, Беларусь, Италия, Бөекбритания һәм Болгариядә дә татарча диктант язачаклар. Канадада әллә ни күп татар яшәмәсә дә, аның өч шәһәрендә диктант язу планлаштырыла. Күп кенә төбәкләрнең ерак авылларында да әлеге акция узачак. Омск, Төмән, Чиләбе өлкәләре авыллары да “Татарча диктант”ны оештыра. Белем учреждениеләре генә түгел, акцияне төрле иҗтимагый оешмалар да уздыра. Быел әлеге хәрәкәткә керәшеннәр оешмасы да кушылды”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

  • Дөньякүләм "Татарча диктант" чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100