Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быелгы республикакүләм Чыршы бәйрәме хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган
Яңа ел тамашасына республиканың 8 меңнән артык укучы баласы чакырылган.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда "Татнефть-Арена" сараенда республикакүләм Чыршы бәйрәме башланып китте. Яңа ел тамашасы эчтәлегендә, киләсе ел эшче һөнәрләр елы булуын күздә тотып, хезмәткә мәхәббәт темасы да чагылыш таба.
Президент чыршысы быел унисигезенче мәртәбә уза. Яңа ел тамашасына республиканың 8 меңнән артык укучы баласы чакырылган. Болар - уку алдынгылары, олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләр, спорт өлкәсендә үзен таныткан һәм авыр тормыш шартларына дучар булган балалар.
Тамаша сценариеның асылында - хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, гафу итә, кичерә белү.
Чара Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте белән ачылды. Шүрәленең бармагын кыскан Батыр шәһәр халкы белән Яңа елга әзерләнә. Тик Генерал Эшлексез пәйда булып, Яңа елга комачауламакчы була. Яңа 2019 ел эшче һөнәрләргә багышланганга күрә, ул Яңа ел килүен теләми. Чыршысы урланган, бәйрәм рухы югалган шәһәргә Яңа елны кайтарырга ахыр чиктә Шүрәле булыша.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз