news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы "Мәрҗани укулары" шәкертләрнең актив катнашуы белән аерылып торачак

Укулар 4 март көнне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә үткәрелә.

Быелгы "Мәрҗани укулары" шәкертләрнең актив катнашуы белән аерылып торачак
Михаил Захаров

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). 4 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе (Г.Тукай ур., 34), күренекле галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап, “Мәрҗани укулары” үткәрә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада шәкертләр, Мәрҗани тормышыннан алып, сәхнәләштерелгән эпизодлар күрсәтәчәк Шулай ук Мәрҗанигә багышланган шигырьләр сөйләячәкләр, танылган татар галименең хезмәтләре белән танышу өчен китап күргәзмәсе оештырачак. Чарада танылган хәзрәтләрнең вәгазь һәм үгет-нәсыйхәт чыгышлары көтелә. 

Исегезгә төшерәбез, быел 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының бертавыштан хуплавы белән Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында күпсанлы чаралар оештырылачак. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узачак "Мәрҗани укулары" дини уку йортлары шәкертләренең актив катнашуы белән аерылып торыр, дип көтелә. Башлана 11.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100