news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы кыш уҗым культуралары өчен иң уңышлысы булган

Галим Олег Шайтанов сүзләренчә, соңгы 10 ел эчендә көзге культуралар өчен мондый ел күзәтелмәгән.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быелгы кыш, соңгы ун ел эчендә, көзге уҗымнар өчен иң уңышлысы ел булган. Әлеге фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.

“Әгәр кар төшкәнче, көннәр кинәт суытып җибәрсә – уҗымнар өчен куркыныч. Әмма узган көздә, көннәр акрынлап суытты, җир 10-15 см лап туңа башлады һәм республиканың барлык территориясендә берьюлы диярлек кар яуды”, – диде галим.

Олег Шайтанов сүзләренчә, узган ел көннәр суыту белән кар яту “үзара килешеп эшләгән”.

“Туфрак туңу һәм кар төшү бер вакытка туры килде. Кар 10-20 см тирәсе яуды. Мондый катлам зәмһәрир гыйнвар суыкларына да чыдам. Бу шартларда уҗымнарга куркыныч юк. Быелгы кыш көзге культуралар өчен аеруча да уңышлы килде. Бу – уҗымнар өчен соңгы дистә ел эчендәге иң яхшы ел”, – диде Шайтанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100