news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы капиталь ремонт тәмамланды, ә торакны сафка бастыру планы 75 процентка гына үтәлгән

Еллык биремне үтәү өчен калган 3 ай вакыт эчендә Татарстанда 495 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастырырга кирәк

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Якынча нәтиҗәләргә караганда, агымдагы елның 9 аенда республикада 1 млн. 505 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу, еллык биремнең 75,2 процентын алып тора. Сафка басытырылган мәйданның 335 мең кв. метры ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды өлешенә туры килә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган традицион видеокиңәшмәдә яңгырады.

Саба, Лаеш, Буа, Мамадыш, Әлки, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Апас районнары торакны сафка бастыру планын арттырып үтәүгә ирешкән. 24 муниципаль берәмлектә сафка баскан торак мәйданы республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Ә Алабуга, Ютазы, Чистай, Лениногорски районнары һәм Чаллы шәһәрендә әлегә план биременең 60 проценттан азрак өлеше генә үтәлгән. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгын артта калучылар исемлегендә төп үсеш нокталары булган Чаллының, Түбән Кама һәм Алабуга районнарының булуы аеруча борчый. Ел ахырына кадәр калган 3 ай вакыт эчендә Татарстанда 495 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастырырга кирәк. Калган күләм тулысынча диярлек (94 проценты) Дәүләт торак фонды программасы буенча алып барылучы төзелешләргә карый. Социаль ипотека программасы буенча торак төзелешен һәм сафка бастыру темпларын тизләтү таләп ителә.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт торак фонды белән сафка бастырыласы калган торак күләменә анализ ясаган иде. Аннан күренгәнчә, Фонд октябрь-декабрь айларында 465 мең кв. метрга якын мәйданны сафка бастырырга ниятли. Шул хакта министрлыккка рәсми хат та юлланган. Шул ук вакытта муниципалитетлар ел ахырына кадәр биремне үтәп чыгу өчен тагын 495 мең кв. метрны сафка бастырырга тиеш. Димәк, ел ахырына кадәр Дәүләт торак фонды программасын тулы күләмдә үтәүгә ирешсә, 2009 елда торакны сафка бастыру буенча республикада еллык бирем үтәлә булып чыга.
Социаль ипотека буенча төзелә торган йортларның төп өлеше Казанга туры килә. Шуңа да планны үтәп чыгу башкаладагы эшләрнең торышына турыдан-туры бәйле. Һәр чәршәмбедә Казан шәһәре Башкарма комитеты җаваплы ведомстволар, заказачылар белән берлектә социаль ипотека программасы буенча төзелүче объектларда эшләрнең барышы белән таныша. 30 сентябрьдә үткән чираттагы рейд күрсәткәнчә, төзелүче объектларны Фонд тарафыннан финанслау җайга салынса да, төзелеш мәйданнарын кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән тәэмин итүдә проблемалар бар. Мәсәлән, Побежимов, Павлов урамнарында төзелүче йортларны лифтлар белән тәэмин итү бик авыр бара. Быел төзелеп бетерелергә тиешле кайбер йортларда эшләрнең тәмамланмавы да бар. Башкаладагы шундый 3 йортның 25 декабрьгә кадәр каркасын гына әзерләп өлегертә алалар. Болар киләсе ел өчен башлап калдырылган төзелешләр булачак.
Казанның 2 нче Азино микрорайонында гомуми мәйданы 83,3 мең кв. метр булган 10 социаль ипотека йортының вакытында сафка бастырылуы эчке бизәкләү эшләрен башкарганда йортларга вакытлыча җылылык бирүгә бәйләнгән. Бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, “Газпром транс Казан”, “Татгазинвест” җәмгыятьләре, ТР Газлаштыру һәм Дәүләт торак фондлары белән берлектә “Индивидуаль җылыту мичләре булган күпкатлы йортларга вакытлыча газ бирү” турында Министрлар Кабинеты карары проектын әзерләгән.
Торак-коммуналь хуҗалыгына ярдәм буенча федераль фонд программасы нигезендә күпфатирлы йортларда алып барылган капиталь төзекләндерүгә килгәндә, Татарстан аны төгәлләүгә иреште. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин үз чыгышында белдергәнчә, 44 муниципаль берәмлектә быел 2403 йорт “икенче сулыш” алган. Бу максатларга төрле чыганаклардан каралган финанслар тулысынча файдаланылган (10 млрд. сумга якын). Әлеге программа 420 меңнән артык татарстанлыга яшәү шартларын уңайландырырга булышкан. Хәзер төп бурыч - капиталь ремонттан соң йортларны кабул итү өчен документларны соңга калмый рәсмиләштереп бетерү. Бу эшләр 15 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100