news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы Изге Болгар җыенының милли көрәш келәмендә янәдән Радик Сәлахов батыр булып калды

Быелгы Изге Болгар җыенының милли көрәш келәмендә янәдән Радик Сәлахов батыр булып калды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында төрле илләрдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды. Узган елны да ул абсолют авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулаган иде.

«Изге җир булган Болгарда машина оту бик рәхәт, бик күңелле! Мин бу җиңүгә шат. Безнең Рәисебез Рөстәм Нургали улына, Федерациягә рәхмәт, шундый олы бүләк өчен. Бу егет белән күптәннән көрәшәбез. Беренче тапкыр келәмгә чыгуыбыз түгел. Көрәш кискен барды, Аллаһы ярдәме белән килеп чыкты», — дип сөйләде баш батыр журналистларга.

Шулай ук Сәлахов ярышларга әзерлек ел әйләнәсенә булуын ассызыклады. «Ел буена әзерләнәбез, ел дәвамында ярышлар бара. Спорт залларыннан чыккан юк инде. Сабантуйлар сезоны алдыннан генераль репетиция инде. Әле алда ике дөньякүләм чемпионатта көрәшәсе бар, әзерләнәбез», — ди ул.

Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды һәм баш батырга төп приз — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot