Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быелгы Хаҗ сәфәрендә Дагъстаннан килгән гаиләдә кыз бала туды - Рушан Аббясов
Россия мөселманнары өчен Хаҗ сәфәре югалтусыз узып кына калмаган, хәтта бер гаиләдә тулылану да булган
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Хаҗ сәфәрендә Дагыстаннан килгән бер гаиләдә сабый туган. Бүген бу хакта Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере барышында РФ мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов белдерде.
Казан вәкилләре чыгышы “Татар-информ” агентлыгыннан оештырылды. Татарстан хаҗилары сәфәре турында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте “Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов сөйләде.
“Быелгы Хаҗ Россия мөселманнары өчен югалтуларсыз узды. Соңгы еллар эчендә беренче тапкыр хаҗилар нинди составта киткән булса, шул составта әйләнеп кайтты. Быелгы Хаҗ уникаль вакыйга белән истә калды – Дагыстаннан бер гаиләдә Мәккәдә Хаҗ сәфәрендә төп вакыйгалар тәмамлангач, кыз бала якты дөньяга килде. Аңа Мәккә-Мәдинә исеме кушканнар. Бу беренче тапкыр. Андый хәлнең булганы юк иде әле. Россия хаҗилары өчен быелгы сәфәр шундый күңелле яңалык белән тәмамланды”, - дип белдерде Рушан Аббясов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз