news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы «Fashion Iftаr»да 100гә якын модель катнаша

Быелгы «Fashion Iftаr»да 100гә якын модель катнаша
Рамил Гали

Быел Казанда узачак «Fashion Iftаr»да 100гә якын модель катнашачак. Бу хакта ифтарны оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте. 

«Быел дизайнерлар да күбрәк. Нальчик, Түбән Новгород, Карачай-Черкесиядән килгән брендлар да булачак. «Плюс» размерлы ике бренд тәкъдим ителә. Ифтарда 90нан артык модель катнашачак. Без аларны сайлап алдык, барысы да әзер», – дип сөйләде «Plus Size Kazan» проектына нигез салучы, кастинг директор, ифтарда мода куелышы өчен җавап бирүче Регина Гарипова 

Партнерлар белән эш өчен җаваплы Динара Шәмсетдинова маркет турында сөйләде.

«Маркетта да яңа брендлар булачак. Маркетта хатын-кызлар өчен бизәнү әйберләре, косметика, шулай ук хезмәтләр тәкъдим ителә. Интерактив һәм фото зоналар каралган», – диде ул. 

Оештыручылар сүзләренчә, быел маркетта 28 бренд катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot