news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы бюджетта керем үсеше чыгым өлешен 20,3 млрд сумга арттырырга мөмкинлек биргән

Өстәмә акчаны социаль программаларга юнәлдерәчәкләр.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 2018 елгы бюджетында керем үсеше чыгымнар өлешен 20,3 млрд сумга арттырырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Дәүләт Советының 44нче утырышында Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйтте.

«2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты беренче укылышта каралды.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бюджетның керем өлеше 25,8 млрд сумга, чыгым өлеше 10,8 млрд сумга артуы күздә тотыла. Салым һәм салым булмаган керем өлешен 12,4 млрд сумга арттыру ниятләнә. Федераль бюджеттан республикага өстәмә 13,4 млрд сум акча кергән. 2019 елда узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына 9,5 млрд сум бүлеп бирү каралган.

2018 елга Татарстан бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 272 млрд 33,6 млн сум, чыгымнар буенча 281 млрд 430,7 млн сум булачак. Дефицит 5 млрд 481,5 млн сумга кими, һәм 9 млрд 397,1 млн сум тәшкил итәчәк. Ел азагына кадәр дефицит калган акчалар хисабына капланачак.

«Керем үсеше бюджетның чыгымнар өлешен 20,3 млрд сумга арттырырга мөмкинлек бирә. Өстәмә килгән акча федераль максатчан программаларны өстәп финанслауга, республика максатчан программаларны гамәлгә ашыруга, агымдагы чыгымнарга, бюджет оешмаларының кредит бурычларын каплауга, социаль әһәмияткә ия мәдәни һәм спорт чараларын уздыруга тотылачак», - диде комитет рәисе Леонид Якунин.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100