news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелгы җәйдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге аша 300дән артык яшүсмер вакытлыча эшкә урнаша

Быелгы җәйдә Лениногорск Мәшгульлек үзәге аша 300дән артык яшүсмер вакытлыча эшкә урнашачак. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

«Закон буенча, яшүсмерләр җәйге каникул вакытларында, яисә укудан бушаган вакытларда эшкә рәсми рәвештә 14 яшьтән соң эшкә урнаша ала. Ләкин аларга 16 яшь тулмаган икән, әти-әниләреннән яки опека органнарыннан язмача ризалык кирәк. Ә 16 яшьтән соң бу документлар кирәкми, РФ Хезмәт кодексы буенча, 16 яшьтән соң яшүсмер үзе хезмәт килешүен төзи ала», - дип сөйли Лениногорск Мәшгульлек үзәгенең эшкә урнашу бүлеге җитәкчесе Марина Носова.

Мәшгульлек үзәге белгече әйтүенчә, яшь лениногорскилыларны шәһәр урамнарында, территорияләрдә төзекләндерү эшләренә, чәчәкләр клумбасында чүп утау, су сибү, төргәкләү эшләренә, документларны әзерләүдә, аларны архивка тапшыруда яисә компьютерда текст җыю кебек эшләрдә катнаша ала. Эш бирүче 14-15 яшьлекләргә эш сәгатен 4 сәгатьтән арттырмаска тиеш. 15-16 яшьлекләргә 5 сәгать, 16-18 яшьлекләргә 7 сәгать эшләргә ярый.

Предприятие-оешмалар яшүсмерләр башкара алырлык эш урыннары бүлеп бирергә тиеш була.

Бүгенге көндә «Агро», «Жилсервис», белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре 180 яшүсмерне эшкә урнаштыру буенча килешүләр төзелгән. «Без тагын 140лап мәктәп укучысын һәм студентларны эшкә урнаштыра алабыз. Бары тик предприятие-оешмаларның бу эшкә алынып, эш урыннары булдыруы гына кирәк», - ди Марина Носова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot