Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быелдан ОСАГО электрон полисын һәр иминият оешмасыннан алып була
1 гыйнвардан Россиянең автоиминиятләштерү берлегенә керүче барлык компанияләр е-ОСАГО килешүләрен төзергә тиеш.
(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Автомобиль хуҗаларына 1 гыйнвардан ОСАГО электрон полисын һәр төр иминият хезмәтен күрсәтүчедән алырга мөмкинлек бирелә. Россиянең автоиминиятләштерү берлегенә керүче барлык компанияләр быелдан е-ОСАГО килешүләрен төзү хезмәтен күрсәтергә тиеш була, дип хәбәр итә "Российская газета".
Хәзерге вакытта шундый 69 компания исәпләнә. Аларның яртысы е-ОСАГОны узган ел ук тәкъдим иткән иде. Барлыгы 2016 елда ОСАГО буенча 320 электрон килешәүләр төзелгән. Мондый полислар алу – иминият компанияләре аз булган төбәкләрдә полислар дефицитын хәл итәргә, шулай ук электрон полислар иминият компанияләренең еш кына өстәмә тагылган хезмәтләреннән баш тартырга ярдәм итә.
Электрон полисларны алу өчен компания сайтында теркәлергә, килешү төзү өчен гариза тутырырга кирәк. Аннары иминият премиясе исәпләнеп, төзелгән килешү банк картасы аша түләнә. Полис электрон почта аша җибәрелә, аны бастырып чыгарып, транспорт чарасын йөрткәндә үзең янында тотарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз