news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелдан баланы мәктәп бакчасында эшләтү өчен ата-ана рөхсәте кирәкми

Федераль законга үзгәрешләр кергән.

Быелдан баланы мәктәп бакчасында эшләтү өчен ата-ана рөхсәте кирәкми
Рифат Каюмов

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быелдан баланы мәктәп бакчасында эшләтү өчен ата-ана рөхсәте кирәк булмаячагын әйтте.

«4 августта «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр керде. Алар укучыларның иҗтимагый файдалы хезмәттә мәҗбүри катнашуына кагыла. Хәзер мәктәп территориясенә агач, чәчәкләр утырту, мәктәп мәйданчыгын, классны бизәү, театр костюмнары ясау, музейда, китапханәдә ярдәм итү өчен ата-ананың ризалыгы кирәк булмаячак», - диде министр мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot