news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Зәй шәһәрендә күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылган

Моның өчен район-шәһәр биләмәләрен төзекләндерү буенча муниципаль программа формалаштырылган

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Зәй шәһәрендә 2013 елга, халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, район-шәһәр биләмәләрен төзекләндерү буенча муниципаль программа формалаштырылган. Шәһәрне төзекләндерү буенча түбәндәге эшләр башкарылган.
Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән суммага күп кенә юллар һәм урамнар асфальтланган. Аукцион нәтиҗәләре нигезендә әлеге эшләрне “Татнефтедор” ҖЧШ һәм “Автодорстройсервис” ҖЧШ оешмалары башкарган. “Управдом” ҖЧШ исә 1,5 километр арага вак таш җәю белән мәшгуль булган.
Тротуарлар җәю эше дә игътибарда булган. “Управдом” белән “Автодорстройсервис” шәһәрнең 7 урамында (җирле бюджет хисабына) тротуарларны төзекләндергән.
Урамнар, юллар яктылыгы да – район җитәкчелеге игътибарында. “Шанхай” бис-тәсе, 4нче һәм 6нчы микрорайоннар, Иске Зәй бистәсенә кергән урамнарда (юлаучылар транспорты хәрәкәте буенча) 265 яктырткыч урнаштырылган. Аукцион нәтиҗәләре буенча бу эшне “Управдом” ҖЧШ башкарган. Бүгенге көнгә урам-юл челтәрләрен ремонтлау эше төгәлләнгән.
Шәһәрне яшелләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Быел шәһәрдә 85 мең төп чәчәк: вербена, сальвия, годеция, левкой, флокс, бәрхет һ.б.лар утыртылган. Әлеге чәчәкләр иртә яздан “Горзеленхоз” ҖЧШ теплицасында үстерелгән. Яшелләндерү чаралары кысаларында шулай ук 250 агач утыртылган һәм Ленин урамы буйлап яңа газон ясалган.
Яшелләндерү белән беррәттән, объектларны карап тоту эшләре дә башкарыла. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы сәхнәсе ремонтланган, шәхси секторда адреслы аншлаглар алыштырылган. Яңа шәһәр зиратында мөселман һәм православие зиратлары арасына койма кую эше бара.
“Саф су – озын гомер” максатчан муниципаль программасы да гамәлдә. Җирле бюджеттан әлеге программа буенча Тукай, Октябрь, Мәктәп, Макаров (югары), Гагарин, Мостовая, Никифоров, Комсомол, Островский урамнары буйлап барлыгы 3672 метр озынлыкта суүткәргеч челтәрләргә ремонт үткәрү планлаштырылган. Әлеге эшнең подрядчылары – “Зәй-Су каналы” ҖЧШ, “Артелстрой” ҖЧШ. Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot