news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте

Авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа 2016 елдан бирле эшләп килә.

Быел «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе булган авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программасы 2016 елдан бирле эшләп килә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект — «Хәят» социальләшү үзәге. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Үзәк үзенчәлекле балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, аларны социальләштерү максатыннан булдырылды.

Татарстанда буенча быел 1109,5 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыелды. Азык-төлек хәйрия оешмаларына һәм социаль учреждениеләргә, шулай ук Казанның аз керемле 900 гаиләсен тәэмин итүгә юнәлтелде.

Быел нәзарәтнең «Зәкят» фонды мохтаҗларга 5,5 тонна күләмендә корбан ите таратты, тагын 5,5 тоннадан артык азык-төлек Казанның 948 аз керемле гаиләсенә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100