news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел юридик затларның банкротлыгы турындагы эшләр артуны фаразаларга була - Рөстәм Миңнеханов

Банкортлык турындагы гаризалар саны былтыр 13 процентка арткан

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Бүген ТР Арбитраж судының 2014 ел өчен эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, гомумикътисади вәзгыятьтә юридик затларның банкротлыгы турындагы гаризалар саны артуны фаразларга була, дип белдерде.

"Низагларны арбитраж судта карау тәҗрибәсе икътисади мөнәсәбәтләр структурасын һәм булган проблемаларын чагылдыра. Бүгенге көндә барган процессларны истә тотып, арбитраж судына дәгъвалар һәм гаризалар саны артуны көтәргә кирәк. Гыйнвар нәтиҗәләре буенча без икътисад үсеше акрынаю, кыскартулар, тулы булмаган эш көннәрен күрәбез. Күп кенә предприятиеләр буенча әлеге мәсьәләләрне арбитраж суды дәрәҗәсендә карарга туры киләчәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Шул ук вакытта киңәшмә барышында Татарстан Арбитраж суды рәисе Николай Новиков билгеләп узганча, 2014 елда алынган бөлгенлек һәм банкротлык турындагы гаризалар, 2013 ел белән чагыштырган вакытта, 13 процентка арткан (1 меңнән 1 мең 137гә кадәр).

Татарстан Президенты билгеләп узганча, ТР Арбитраж суды судьяларына тотрыклы югары уртача йөкләмә булуга карамастан, 2014 елда эш сыйфаты күрсәткечләре яхшы якка үзгәргән: эшләрне карау вакыты кыскарган, тиешле вакыт бозылган суд актлары, кире кагылган һәм үзгәртелгән актлар саны кимегән.

Рөстәм Миңнеханов суд карарларын үтәү мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. "Законлы һәм нигезле суд актларын кабул итү генә түгел, аларны карусыз һәм сыйфатлы итеп үтәүгә дә ирешү зарур. Бозылган хокуклар суд карарын тиешенчә үтәгән вакытта гына яңадан торгызыла", - диде ул.

Татарстан Арбитраж суды рәисе Николай Новиков хәбәр иткәнчә, 2014 елда судка 29 мең 852 гариза алынган, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 1,7 процентка кимрәк. Шул ук вакытта административ низаглар саны 25 процентка кимегән, ә гражданнар низаглары 10 процентка арткан.

"2014 елда суд буенча уртача йөкләмә берникадәр кимеде һәм аена 65 эш тәшкил итте, 2013 елда аена 69 эш иде. Административ низагларда эшләр азаю сәбәпле, аена уртача  58 эш туры килде, гражданнар коллегиясендә аена 72 эш каралды", - дип билгеләп үтте Н.Новиков. 

Суд рәисе сүзләренчә, арбитраж судында каралган эшләрнең 41 проценттан күбрәге - 11 мең 727 гариза - гадиләштерелгән тәртиптә тикшерелгән. Узган ел эшләрне карауның процессуаль вакытын бозулар  саны 40 процентка - 149га кадәр кимегән. Ахыргы актларны җибәрүнең процессуаль вакытын бозулар саны 56 эшкә кадәр азайган. Шулай ук, Новиков хәбәр иткәнчә, былтыр тикшерү инстанцияләре судлары тарафыннан 1035 суд акты кире кагылган: 705е - апелляция инстанцияләре суды һәм 330ы - кассацияле инстанция суды тарафыннан. 

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100