news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Юллардагы транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне 15 ноябрьгә билгеләнгән

Халыкара автомобиль федерациясе экспертлары фаразлавынча, әгәр җәмгыятьнең юлларда транспорт белән бәйле һәлакәтләргә, алар нәтиҗәсендә булган бәла-казаларга карашы тамырдан үзгәрмәсә, 2020 елга планета күләмендә халык кырылуының 3 нче төп сәбәбе транспор

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Ел саен Җир шарының транспорт юлларында машина астында 1,2 млн. кеше һәлак була, 20-50 млн. чамасы имгәнә-җәрәхәтләнә. Россия юлларында гына да һәр елны 30-35 мең кешенең гомере өзелә, 250 меңләбе имгәнә.

 Быел 10 айда Татарстан юлларында транспорт  катнашында 4725 һәлакәт булган, нәтиҗдә, 570 кеше һәлак булган, 5911е имгәнгән-җәрәхәтләнгән. Бу күрсәткечләр узган елгыдагы һәлакәтләр саныннан 3,7 процентка, үлүчеләр 11гә, имгәнүчеләр 7,2 процентка кимрәк булса да, мәсьәлә актуальлеген югалтмый. Җитмәсә, шушы 10 айда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 454 транспорт һәлакәте күзәтелгән (былтыр 10 айда – 527), 21 бала һәлак булган (былтыр – 32) һәм 460 баланың тәне җәрәхәтләнгән, имгәнгән (былтыр – 544).  

Быел Юллардагы транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне 15 ноябрьгә билгеләнгән. Татарстанда җәмәгатьчелекне юллардагы хәрәкәт проблемасына җәлеп итү максатында, ЮХИДИ җитәкчеләренең машина йөртүчеләр белән очрашулар, мәгариф учреждениеләрендә балалар белән класс сәгатьләре һәм линейкалар уздыру, аларның ата-аналары белән җыелыш җыеп сөйләшүләр, куркынычсызлык каешлары һәм машиналарда балалар өчен махсус креслолар куллануны пропагандалау, юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау юнәлешендә басма һәм сувенир продукция тарату  кебек төрле чаралар каралган. Болардан тыш, иртәгә, 14 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Казан урамнары буйлап республика дәүләт автоинспекциясе, Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте, балалар-яшүсмерләр автомәктәбе һәм «АвтЭль» хатын-кызлар автоклубы белән берлектә, агитацион авточабышка кузгала.

 Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә үткәрелгән матбугат конференциясендә идарә башлыгы Рифкат Миңнеханов шул хакта игълан итеп, авточабышта барлыгы 9 автомобиль катнаша, диде. Аның сүзләренчә, Юллардагы транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне Татарстанда былтыр беренче тапкыр үткәрелгән булса, аны ел саен билгеләп узу идеясе 1993 елда ук Британиянең юлларда транспорт һәлакәтеннән каза күрүчеләргә ярдәм итүдә хәйрия фонды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм 1995 елда юлларда транспорт һәлакәте корбаннары Европа федерациясенең Генераль ассамблеясы делегатлары шуны хуплаган, 1998 елда ул көнне билгеләп үтү Европа чикләрен узган. БМОның Генераль ассамблеясы кабул иткән 2005 елның 26 октябре Резолюциясе белән, 2007 елдан бөтен дөньяда ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Юллардагы транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Р.Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, юлларда хәрәкәт итү куркынычсызлыгын күтәрү өчен 2006-2012 елларга каралган федераль максатчан программа кысаларында болай да төрле чаралар уздырыла. Әйтик, соңгыларыннан 9-17 ноябрьдә «Зебра» акциясе бара. Аның барышында җәяүлеләр өчен ясалган юл кичүләренең норматив документларга туры килү-килмәве тикшерелә, җәяүлеләрне, аеруча балаларны иң күп таптату очраклары булган урыннар исәпкә алына һәм өстәмә шундый кичүләр эшләү буенча тәкъдимнәр кертелә, дип белдерде идарә җитәкчесе.

 «Халыкара автомобиль федерациясе экспертлары фаразлары буенча, әгәр җәмгыятьнең юлларда транспорт белән бәйле һәлакәтләргә, алар нәтиҗәсендә булган бәла-казаларга карашы тамырдан үзгәрмәсә, 2020 елга планета күләмендә халык кырылуының 3 нче төп сәбәбе транспорт катнашында килеп чыккан һәлакәтләр булачак», - дип искәртте республиканың баш автоинспеторы Рифкат Миңнеханов.

 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100