news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ЮХИДИ хезмәткәрләренең 8е эчке эшләр органнарыннан чыгарылган

Тагын 144есе җаваплылыкка тартылган

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 9 айда республика ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозу очраклары былтыргыдан кими төшсә дә, андый фактлар бар. Үткәрелгән 200дән артык тикшерү нәтиҗәсендә, 144 хезмәткәр җаваплылыкка тартылды, 8есе эчке эшләр органнарыннан чыгарылды, диде бүген 9 айлык эшчәнлек нәтиҗәләренә тукталып Татарстан юлларында транспортка бәйле вазгыять буенча уздырылган утырышта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов.

Соңгылары буенча мәсьәләне шәрехләп, Р.Миңнеханов эшне прокуратурага кадәр җиткермәүне күздә тотып  эшләнүен белдерде. Чөнки арада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кешеләр гомере өзелүгә сәбәпче булганнар, ришвәт алучылар һәм машиналарга документлар тутырганда «ялгышлык» җибәрүчеләр бар, диде республиканың баш инспекторы һәм бу мәсьәлә даими контрольда торачак, дип кисәтеп куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100