Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел югары уку йортларына кабул итү ике этапта узачак
27 июльдә вузга керүчеләрнең фамилияләре һәм баллары күрсәтелгән исемлекләр эленә башлый
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Быел югары уку йортларына кабул итү ике этапта – 27 июльдән 5 августка һәм 5 августтан 10 августка кадәр вакыт аралыгында узачак.
27 июльдә вузга керүчеләрнең фамилияләре һәм баллары күрсәтелгән исемлекләр эленә башлый. Монда ташламаларга ия булучылар, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, максатчан кабул ителүчеләр, гомуми конкурс буенча баручылар да керә. 27 июльдән 5 августка кадәр вакыт аралыгында кабул иткәннән соң урыннар калса, икенче этапта (5 августтан 10 августка кадәр) кабул итү турында игълан ителә.
“Вакантлы урыннары булган вузлар, гамәлгә куючылары карары белән, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча кабул итүне 1 сентябрьгә кадәр озайта ала. Бу норма көндезге һәм көндезге-читтән торып белем алу формаларына кагыла”, - дип белдерде Рособрнадзорның идарә башлыгы Татьяна Бархатова “Эхо Москвы” радиостанциясендә булганда биргән әңгәмәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз