news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт ала, быел югары уку йортлары абитуриентларының гомуми саны 1 миллион кешедән артырга мөмкин, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә «Вузга онлайн керү» суперсервисын кулланып кабул итү кампаниясе башлануга әзерлек статусын һәм мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформаны кулланып, максатчан укуга кабул итүне оештыруның әзерлеген билгеләделәр (платформа Роструд тарафыннан 1 майга кадәр эшләп бетерелергә тиеш). Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы, цифрлар министрлыгы, Рособрнадзор һәм Хезмәт министрлыгы арасында быел кабул итү кампаниясен үткәрүне оештыру турында юл картасы имзаланган һәм гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаев үз чиратында суперсервисны кабул итү кампаниясенә әзерләү эше штат режимында баруын раслады.

2024/25 уку елына югары уку йортларына 621 321 бюджет урыны бүленгән, шулардан 29 304 урын - Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Донецк һәм Луганск халык республикалары университетларына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100