news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел "Әйдә ТНВга" бәйгесендә көллият һәм техникум тәмамлаучылар катнаша ала

Конкурсның максаты - иҗади яктан сәләтле яшьләргә телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү.

Быел "Әйдә ТНВга" бәйгесендә көллият һәм техникум тәмамлаучылар катнаша ала
Рамиль Гали

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә татар журналистларын табу һәм үстерү ниятеннән "Әйдә ТНВга" исеме астында махсус конкурс башланды. Быел бәйгедә көллият һәм техникум тәмамлаучылар да катнаша ала. Бу хакта бүген ТНВда узган матбугат конференциясендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов әйтте.

"Телерадиокомпания икенче ел рәттән "Әйдә ТНВга" конкурсын игълан итә. Конкурсның максаты булып татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле яшьләргә телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү һәм ТНВда эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү тора", - дип билгеләп узды Илшат Әминов. Аның әйтүенчә, быел грантка дәгъва кылучыларның исемлеге киңрәк булачак һәм конкурс зуррак масштабта үткәреләчәк.

"Узган ел катнашучылардан 41 эш кабул итеп алдык. Быел көллият һәм техникумнарны тәмамлаучылар да әлеге конкурста катнаша ала", - диде ул. Грант оту өчен Россия гражданины булган, татар телен камил белгән гомуми урта белем бирү мәктәпләре һәм махсус урта белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш сыйныф укучылары гариза бирә ала. "Грант алырга теләүченең рус теле һәм әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын бирүе мәҗбүри", - диде Илшат Әминов.

Конкурс 2 апрельдән 17 майга кадәр 3 турда үткәрелә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, 1 тур читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен “Якын дустым” темасына эссе язарга кирәк. Аның күләме 3 биттән артмаска, 14 шрифт, юл арасында 1,5 интервал белән язылырга тиеш. Эссеның текстын 19 апрельгә кадәр pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк.

2 тур “Мин кадрда” дип атала. Ул да читтән торып уздырыла. Бу турда үзенчәлекле итеп үзеңне кадрда тәкъдим итәргә кирәк. Ул мобиль җайланмага төшерелгән, 2 минуттан артмаган видеоязма булырга тиеш. МР4 форматындагы видеоны 30 апрельгә кадәр pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк.

3 тур – йомгаклау конкурсы. Бу тур 14 майда “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә уздырылачак. III турга 6 кеше үтәчәк, алар алдагы ике турдан чыгып сайлап алыначак. Катнашучылар танылган шәхесләрдән интервью алырга тиеш була. Җиңүчеләрнең исемлеге 17 майда билгеләнәчәк. Быел конкурста 3 җиңүче билгеләнер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100