news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел язын су басарга мөмкин торак пунктлар билгеле

«Муниципаль берәмлекләргә ташу башланганчы кар суы басуга дучар булырга мөмкин булган түбәнлекләрдән кар чыгару эшен төгәлләргә кирәк», — диде Николай Суржко.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел язын су басарга мөмкин торак пунктлар билгеле. Аларның исемлеге ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында тәкъдим ителде. 

Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко докладыннан билгеле булганча, бу Кайбыч районының Күшкүл, Чүти, Торма, Буа районының Ямбулат авылы, Алексеевск районы Иске Алпар, Яңа Алпар, Биләр, Иске Камка, Түбән Әлморза, Чуваш-Кичүе авыллары.

«Быел язын Кубня, Карла, Кече Чирмешән елгалары бассейнында су биеклеге күпьеллык уртача күрсәткечтән югарырак. Муниципаль берәмлекләргә ташу башланганчы кар суы басуга дучар булырга мөмкин булган түбәнлекләрдән кар чыгару эшен төгәлләргә кирәк», — диде Суржко. 

Ул кече елгаларда ташуга кар тыгылуны киметү йогынты ясаячагын әйтте. Боз тыгылуга каршы иң нәтиҗәле көрәш алымы боз кисү булуын искәртте. Боз тыгылу куркынычы күперләр янында аеруча зур булуын билгеләп узды.

Республика сулыкларында боз тыгылу куркынычы булган барлыгы 63 участок бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100