Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел язгы ташу вакытында куркыныч тудырган гидро-техник корылмалар билгеле
Татарстанда 863 гидротехник корылма исәпләнә, шуның 162 сенә ремонт кирәк, 29 сы авария хәлендә һәм 11е авария хәленә якынлашып килә.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко язгы ташу вакытында куркыныч тудырган гидро-техник корылмаларны (ГТС) әйтте.
Гидро-техник корылмалар ул — плотиналар, гидроэлектростанция биналары, су китү каналлары һәм башкалар.
Николай Суржко Биектау районы Шуман торак пункты (Рус-татар Айшәсендә 18 йорт су басу зонасына эләгә); Сарман районы Ләке торак пунктында ГТС (Шигай авылында 62 йорт һәм Казаклар авылында 37 йорт); Чирмешән районында Иске Котыш авылында (Иске Котыш һәм Иске Кыязлы авылында 50 йортны су басарга мөмкин); Чирмешән районы Әмир авылында ГТС ларны атады.
«Бу ГТС ларда ремонт уздыру, ташу чорында тәүлеклек кизү тору, материаллар запасын кайгырту, ГТС эшенең гидравлик режимын тотып тору кирәк», — диде Суржко.
Татарстанда 863 гидротехник корылма исәпләнә, шуның 162 сенә ремонт кирәк, 29 сы авария хәлендә һәм 11е авария хәленә якынлашып килә.
«Көздән биш район территориясендә (Бөгелмә районы, Спас авылы, Биектау районы, Шуман авылы, Лениногорск районы, Юлтимер авылы, Нурлат районы Ерепкино һәм Үрнәк авыллары, Сарман районы Ләке авылында, Чирмешән районы Иске Котыш һәм Күтәмә авыллары) 8 ГТС та су агызылмаган, алар буенча контроль урнаштырылырга тиеш», — диде Николай Суржко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз