news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел язгы ташу 5 көнгә алданрак башланырга мөмкин

Хәзерге вакытта исә зур су юлларын тикшерү, су объектларын, буалардагы гидротехник корылмаларны, дамбаларны анализлау эшләре башланып, 10 мартка кадәр дәвам иттереләчәк

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел яз елгаларда һәм су саклагычларда кар һәм боз эрү процесслары, элеккеге елларда күзәтелгән уртачадагыдан 5 көнгә алданрак башланырга мөмкин: боз кузгалу һәм су күтәрелү башта Идел аръягы, Кама аръягы елгаларында, аннары республиканың көнчыгыш һәм төньяк төбәкләрендә күзәтеләчәк. Зөя, Мишә, Казансу, Ык, Минзәлә, Сөн, Кондырча, Шия елгаларының проблемалы участокларында һәм елга тамакларында, күпер ныгытмаларында боз тыгылып тору, бозлы суның елга ярларыннан чыгу ихтималы зур. Моннан тыш, туң җир эреп, җир өсте сулыкларының артуына һәм, пычрак матдәләрне сулыкларга юдырып төшерү нәтиҗәсендә, бу хәл сулыкларның пычрануына китерәчәк, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы.

 

Күрше республикаларда кар запаслары күп туплануын исәпкә алып, Зөя, Нократ, Агыйдел, Ык, Иж, Шушма елгаларының, Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычларының суы артырга мөмкин. Болардан тыш, язгы ташу вакытында югарыдарак урнашкан гидроэлектростанцияләрдәге гидроузеллардан артык су күпләп агызылырга мөмкин, шулай булган очракта, бу югарыда әйтелгән ике су саклагычның да хәлен катлауландырырачак. Җитмәсә, урманнарда карның соңрак эрүе икенче тапкыр кискен су артуга китерер һәм анысы беренчесеннән көчлерәк булыр дип көтелә. Бу хәл, беренче чиратта, Татарстан территориясендәге урманнар аша узган Кама, Нократ, Иж, Казансу, Шушма елгаларына тәэсирле булачак.

 

Язгы су ташу галәмәтләре февраль-март айларындагы синоптик процессларга тыгыз бәйләнгән. Гомумән, аномаль гидрометеорологик параметрларны исәпкә алып, язгы ташу быел шактый ук катлаулы булачак, дигән фикердә министр урынбасары Николай Суржко. Аның сүзләренчә, шулай да, республикада бу мәсьәләдә шактый тәҗрибә тупланылган, шуңа әзерлек эшләре ел әйләнәсе уздырыла. Җыеп кына әйткәндә, быелгы язгы ташуга шәһәр округларында һәм республиканың авыл җирләре районнарында профилактика эшләре башкарылган: 62 гидротехник корылмага 73,2 млн. сумлык ремонт ясалган, 19,6 млн. сумга якын гомуми суммага елгаларның төп агымы чистартылган һәм тирәнәйтелгән, яр буйларын ныгыту эшләренә 90,7 млн. сумнан артык акча сарыф ителгән, елга агымы юлларын турайтуга 1,9 млн. сумга якын һәм су юлындагы торбаларны ремонтлауга, чистартуга 481,8 млн. сум киткән.

 

Хәзерге вакытта исә зур су юлларын тикшерү, су объектларын, буалардагы гидротехник корылмаларны, дамбаларны анализлау эшләре башланып, 10 мартка кадәр дәвам иттереләчәк. Мартның икенче ун көнлегендә исә шушы мәсьәләләр буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә республиканың гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең республикакүләм утырышы булачак.             

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100