news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Быел яз хәрби хезмәткә китәсе 7 меңнән артык Татарстан егетенең күпчелеге - югары белемле
Былтыр көзге чакырылышта хезмәткә барудан качып йөргән 209 кеше исәпләнә, алар белән җитди сөйләшүләр алып барыла, ди ТР хәрби комиссары Сергей Погодин
Скопировать ссылку
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел яз хәрби хезмәткә китәсе 7 меңнән артык Татарстан егетенең күпчелеге - югары белемле. “Былтыр да китүчеләрнең 60 процент чамасы югары белемле иде. Хезмәт иткән урыннарында аларга карата бернинди дә шикаять, кимчелек сүзләре әйткәннәре булмады: андый егетләр дисциплина үтәү, иптәшләре белән аралашканда үз-үзеңне тоту, командир сүзен тыңлау кебек хәрби хезмәттә таләп ителгән “кануннарны” яхшы аңлый, үзенә ни кирәген белә һәм уйлап эш итә”, - дигән фикердә хәрби комиссар генерал-майор Сергей Погодин.
1 апрельдан чакырылыш комиссияләренә, ә алар республика буенча – 28, югары уку йортын тәмамлаучы 6113, урта һөнәри уку йортын тәмамлаучы 2999 егет чакырылачак һәм, уку йортлары ректорлары, директорлары белән берлектә, 15 мартка кадәр аларга чакыру кәгазе (повестка) тапшырылды инде, диде ул бүген ТР Хәрби комиссариатында уздырылган матбугат конференциясендә шул хакта шәрехләп. Комиссия узарга тиешләрнең гомуми саны - 36 меңнән артык. Яз китәсе татарстанлылар, нигездә, 1983-1992 елда туганнар, арада шулай ук элеккеге чакырылышлардан кала килгән олыраклары да бар. Былтыр көзге чакырылышта чакыру кәгазе алып та, хезмәткә барудан качып йөргән 209 кеше бар, С.Погодин сүзләренчә, хәзер алар белән җитди сөйләшүләр алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot