Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел явым-төшемсез чор ике атнадан да артыкка сузылганы булмаган
«Быел явым-төшемнәр расписание буенча булды», — диде КФУ доценты.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, быел явым-төшемсез чор ике атнадан да артыкка сузылганы булмаган. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында сөйләде.
«Явым-төшемсез озакка сузылган чорлар булмады. Быел явым-төшемнәр расписание буенча булды. Бу авыл хуҗалыгы өчен аеруча әһәмияткә ия», — диде Тимур Әүһәдиев.
Ул 30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр явым-төшем булмаганын, ә ел дәвамында бүтән андый очраклар булмаганын әйтте.
«Сез кайчак айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем яуган дип әйтергә яратасыз. Андый очраклар быел икәү генә. Казанда 21 апрельдә айлык норманың 52 проценты, 30 майда — 46 проценты күләмендә явым-төшем яуды», — диде Тимур Әүһәдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз