news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел “Яңа татар пьесасы” бәйгесе үткәрелмәячәк

"Яңа татар пьесасы" Камал театры инициативасы белән оештырыла иде.

Быел “Яңа татар пьесасы” бәйгесе үткәрелмәячәк
Рамиль Гали

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Яңа татар пьесасы” конкурсы үткәрелмәячәк. Бу хакта Камал театры җитәкчелеге бүген журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Яшь драматурглар белән “Центр Первый” Заманча драматургия үзәге эшли. Алар үткәргән драматурглар лабораториясендә татарча әсәрләр буенча да эш бара. Сөмбел Гаффарова белән Йолдыз Миңнуллина хәзер яңа пьеса язалар, - диде әлеге лаборатория кураторларының берсе булган Нияз Игъламов. - Бу лаборатория “Яңа татар пьесасы” конкурсы түгел, ләкин ул яңа авторларны эзләү белән шөгыльләнә. Татар авторлары белән мин эшлим, рус авторлары белән Юлия Тупикина һәм Вячеслав Дурненков шөгыльләнә”.

Камал театрының “Яңа татар пьесасы” конкурсы буенча әлегә төгәл күзаллаулар юк. Нияз Игъламов бәлки аны ел саен үткәрмәскәдер дигән фикердә. “Хәзерге вакытта 16 том “Яңа татар пьесасы” бар. Аларны киштәдә яткыру дөресме икән дигән фикергә килдек тә, былтыр лаборатория ясадык. Быел Фәрит Бикчәнтәев шуннан өч пьесаны куярга тәкъдим иткәч, бик шатландык. Әгәр драматурглар пьесаларын сәхнәдә күрмәсәләр, алар язмыйлар”.

“Бәлки, бер ел конкурс ясап, икенче елны лаборатория уздырырбыз. Без әле уйлап бетерербез”, - диделәр оештыручылар. Алар Заманча драматургия үзәгенең яшь драматурглар эзләү вазифасын үз өстенә алуына шатлануын белдерделәр.

“Проектлар кисешә. Бу бик яхшы. Бер-беребезнең юлын кисмик, алар эшләргә телиләр икән – эшләсеннәр. Без бит бөтенесенә дә өлгермибез, - ди Нияз Игъламов. – 2004 елларда Фәрит Бикчәнтәев белән Шамил Закиров уйлап тапкан форматтагы “Яңа татар пьесасы” инде искерде. Бу минем карашка шулай. Пьесаларның бәйгегә псевдонимнар белән тапшырылуы көлке булып та тоела. Без заман рухына туры килә торган конкурслар уйлап табарбыз”.

  • Драматургия өлкәсендә беренче конкурс 2004 елда Камал театры инициативасы белән үтте. Ул ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә иде. 2018 елда ул лаборатория форматында узды. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100