news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел яңа ел рейслары сизелерлек арзанайган

Яңа елда популяр шәһәрләр унлыгына Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи кергән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа ел рейслары быел узган елга караганда, 4 процентка арзанайган. Россиялеләр арасында популяр шәһәрләр арасында Мәскәү, Мюнхен һәм Милан бәя төшерү буенча рекорд куйган. Хәзер өч шәһәргә дә очу 8 процентка азрак булачак. Бу хакта Momondo халыкара туристлык метаэзләү уртаклашты, дип хәбәр итә “Российская Газета”.

Еракка очарга теләмәгәнннәр Албанияне сайлый ала. Бу юнәлештә рейслар бәясе 30 процентка төшкән һәм 19 мең сум тәшкил итә. Шулай ук Черногориягә авиабилетлар 19 процентка һәм Һиндстанга 18 процентка төшкән. Истанбулга һәм Дубайга авиабилет бәяләре киресенчә арткан.

Momondo ның Россиядәге вәкиле Ирина Рябовол сүзләренчә, сәяхәткә 4 гыйнвардан соң чыгу арзанга төшәчәк. Бу чорда авиабилет бәяләре 29 һәм 30 декабрьгә караганда 22 процентка арзанрак булачак. Ә Яңа елны бәйрәм өстәле артында каршылау мөһим дип санаучылар 31 декабрьгә билет алып 13 процент акчаларын экономияли ала.

Әлегә Яңа елга россиялеләр чит илләрне сайлый. Мөстәкыйль сәяхәтчеләр арасында чит илгә сәфәр кылу белән кызыксынучылар 7 процентка арткан, шул ук вакытта эчке рейслар 15 процент туристны югалткан. Әмма бу Россиягә яңа ел рейтингында лидерлык позициясен биләргә комачауламаган. Узган елдагыча, популяр шәһәрләр унлыгына Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи , ә Европа шәһәрләреннән Прага, Рим, Мюнхен һәм Милан кергән, шулай ук Истанбул белән Тбилисига да ихтыяҗ шактый арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100