news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Яңа ел бəйрəмнəрендə теркәлгән җинаятьләр саны узган елга караганда кимрәк булган

"Кызганыч, балалар катнашындагы юл һəлакəтлəре артты", - ди Фəргать Мөхəммəтҗанов.

Быел Яңа ел бəйрəмнəрендə теркәлгән җинаятьләр саны узган елга караганда кимрәк булган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда 31 декабрьдəн 7 гыйнварга кадәр көннәрдә 467 җинаять теркəлгəн. Узган ел белəн чагыштырганда, əлеге сан сигез процентка кимрəк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Фəргать Мөхəммəтҗанов хəбəр итте.

Әлеге көннәрдә республикада 66 юл-транспорт һəлакəте булган. Бу күрсәткеч узган елга караганда 24 процентка арткан. "Кызганыч, балалар катнашындагы юл һəлакəтлəре саны артты. Имгәнгән балалар саны 25 процентка күбрəк. Үлгəн балалар юк", - дип сөйлəде Фəргать Мөхəммəтҗанов.

Аның əйтүенчə, Яңа ел бəйрəмнəрендə барлыгы дүрт үтерү һəм бер һөҗүм итү очрагы теркəлгəн. "Узган елда мондый очраклар алты тапкыр булган. Сəламəтлеккə зыян китергəн җинаятьлəрнең саны быел 14, узган ел 17 иде", - дип аңлатты ул.

Фəргать Мөхəммəтҗанов җинаятьлəрне исерек кешелəр кылганын искəртте. "Яңа ел каникулларында 248 урлау очрагы теркəлгəн (узган ел 291 булган). Дүрт транспорт машинасы урланган, 71 караклык очрагы ачыкланган", - диде спикер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100