news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел җәй кече Казан магистралендә 314 яшь тимерьюлчы практика узды

Балалар тимер юлы 15 мең 13 пассажирга хезмәт күрсәткән

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Балалар тимер юлы икенче елын гына эшләүгә карамастан, аның инде уңай нәтиҗәләре бар. Биредә барлык төп юнәлешләр буенча 3 ел белем эстәгән 36 егет һәм кызның 16 сы укуын Казан тимер юл техникумында дәвам итәргә булган. Калган 20 се язмышларын тимер юл вузлары белән бәйләргә уйлый.

Быел җәй кече Казан магистралендә 314 яшь тимерьюлчы практика узган. 2009 елның июнь-август айларында Балалар тимер юлы 15 мең 13 пассажирга хезмәт күрсәткән. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм инвалидлар, хәйрия оешмалары өчен түләүсез сәфәрләр оештырылган. Әлеге мәгълүматлар Казан Балалар тимер юлында мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен оештырылган “Ачык ишекләр” көнендә яңгырады.

Очрашуга килгән укучылар, аларның ата-аналарын Балалар тимер юлында уку тәртибе, түгәрәкләр эшчәнлеге, тимер юл предприятиеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләсе кызыксындырды, дип хәбәр итә Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте. Балалар тимер юлында яңа уку елы октябрьдән башланчак.

Билгеле булганча, Казандагы Балалар тимер юлы комплексы өстәмә белем бирү учреждениесе буларак уйланылган. Ул республикада яшь тимерьюлчыларны әзерләү программасын гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Махсус төзелгән административ-укыту корпусында теорияне үзләштерү буенча түгәрәкләр эшли. Казан Балалар тимер юлы җитәкчесе Ренат Байгильдин сүзләренә караганда, тимерьюлчы һөнәрен үзләштерүгә 11 яшьтән 16 яшькәчә малайлар һәм кызлар җәлеп ителә. Булачак алмашны эзләү белән, нигездә, әлеге структурада эшләүче инструкторлар шөгыльләнә. Алар мәктәпләргә чыгып очрашулар уздыра. Укыту пассажир, вагоннар, юл, локомотив хуҗалыклары, сигнал, үзәкләштерү һәм блокировка юнәлешләре буенча алып барыла. Моның өчен махсуслашкан сыйныф бүлмәләренең һәрберсе компьютер һәм мультимедияле техника, макетлар һәм стендлар белән җиһазландырылган. Залесныйдагы уку бинасында яшь тимерьюлчыларны әзерләү түгәрәкләре март азагына кадәр эшли. Укулар атнага ике сәгать күләмендә билгеләнгән. Яшь тимерьюлчыларны, нигездә, казанлылар тәшкил итсә дә, алар арасында башка районнар, күрше төбәкләр вәкилләре дә бар. Әгерҗе, Ижевски, Канаш, Нократ Аланында да шул төбәктәгеләр өчен инструктурлар түгәрәкләр алып бара. Теорияне кемнең кайда үзләштерүенә карамастан, практиканы аларның барысы да Залесныйга килеп уза. Шул рәвешле, кышкы чорда тимер юлчы һөнәре (вагоннар караучы, станциядә кизү торучы, диспетчер, вокзал җитәкчесе, машинист һ.б.) серләрен теориядә үзләштергән балалар, җәен белемнәрен педагог–инструкторлар җитәкчелегендә тимер юлда ныгыта. Быелгы сезонда Казан Балалар тимер юлында профильле практика 6 сменада оештырылган иде.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100