Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел җәй Казанда скверларны карап тоту өчен 63,3 миллион сум акча бүленгән
Исемлеккә йөздән артык парк, сквер, яшел зона һәм «Аккош күле» урманы кергән.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Казан бюджетыннан шәһәр бакчалары, парклар, скверлар һәм яшел зоналарны җәйге сезонда карап тоту өчен 63,3 миллион сум акча бүленгән. Хезмәт күрсәтүгә тендер Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Биредә сүз 141 парк, сквер, яшел зоналар һәм «Аккош күле» урманы турында бара.
Җәйге сезонда подрядчыга агачлар, сукмаклар, баскычлар, балалар мәйданчыклары, кече архитектура формаларын (төзекләндерү, юу, буяу) тәртиптә тоту, җиһазларны ремонтлау һ.б. эшләр йөкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз