Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел XXXII Татар яшьләре көннәрендә чит илдән катнашучылар булмаячак
Быел да Татарстаннан 180 делегат килер дип көтелә.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә Шәрапова сәяси вазгыятькә бәйле рәвештә чит илләрдән катнашучылар булмаячагын әйтте.
«Төп максатыбыз булып телне, гореф-гадәтләрне саклау тора. Россиядә 85 төбәк бар, шуның 29да гына татар мәктәпләре бар. Безнең чарага татар телен белмәүче яшьләр дә килә. Без биш көндә татар телен өйрәтеп булмаганны аңлыйбыз. Балаларда татар телен өйрәнәсе килү теләге уянсын дип тырышабыз. Бездә яшьләр бер-берсе белән таныша, кавыша, аннары татар гаиләләре коралар», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
«Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова үзләрен иң актив күрсәткән төбәкләрне санап узды, быелгы программа белән таныштырды.
«Без татар телен өйрәнү буенча мастер-класска аерым сәгать бирдек. Татар тарихы белән кызыксынучылар аерым укый. Традицион форматта вокал, бию, кул эшләре, актерлык осталыгы, проект эшләре калды.
Безнең дәресләр аралашу форматында булачак, чөнки яшьләрне нинди проблема борчыганын белү мөһим», – диде ул.
Зөлфия Ибләминова сүзләренчә, үзләрен аеруча актив итеп Самара, Әстерхан, Саратов, Пермь, Удмуртия, Төмән төбәкләре күрсәткән.
Ул яшьләрнең нинди принцип буенча сайлануын әйтте. «Без иҗтимагый оешмалар, автономияләр белән эшлибез. Алар безгә җибәрәсе кандидатларны тәкьдим итә. Кайбер катнашучылар үзләре безнең турында каяндыр ишетеп, мөрәҗәгать итеп яза. Без аларны оешма белән тоташтырабыз», – диде ул.
- XXXII Татар яшьләре көннәре 1-5 сентябрьдә узачак. Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз