Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел XXVI Федераль Сабантуйга 50-70 меңләп кеше җыелыр дип фаразлана
Быел Омскидагы XXVI Федераль Сабантуй иң масштаблы вакыйгаларның берсенә әверелер дип көтелә. Ике көн эчендә бәйрәмгә 50-70 меңләп кеше җыелыр дип фаразлана. Бу хакта бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль Сабантуйда катнашу өчен Омскига Россиянең 31 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстаннан өч делегация килде. Кунаклар Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Ульяновск, Кемерово, Самара, Әстерхан, Төмән, Киров, Томск, Түбән Новгород, Смоленск, Иркутск, Курган, Брянск өлкәләреннән, Хабаровск, Камчатка, Краснодар, Красноярск крайларыннан, ХМАО-Юградан, Саха (Якутия), Алтай, Башкортстан, Бурятия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килделәр.
Казахстан делегацияләре Абай, Төньяк-Казахстан өлкәләреннән һәм Павлодар шәһәреннән булды.
Оештыручыларны, кунакларны, артистларны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен үз эченә алган иң зур делегация – Татарстан Республикасыныкы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз