news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе намазга багышлана

Татар телендә язылган шигырьләр арасында аерым җиңүче билгеләнәчәк.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”) Мәскәүдә XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе башланды. Мәскәү Диния нәзарәте, Россия Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр Шурасы тарафыннан оештырылучы иҗади бәйгенең быелгы темасы “Биш дога” дип атала һәм ул ислам нигезләренең берсе – намазга багышлана. Бу хакта Мәскәү Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге берничә этапта уздырыла. Иҗади эшләрне бәйгене оештыручыларга 2017 елның 1 мартына кадәр тапшырырга була. Җиңүчеләрне 26 мартта Мәскәүдә бүләкләячәкләр. Беренче урынга – 30 мең сум, икенчегә – 25 мең сум, өченче урынга 20 мең сум күләмендә премия вәгъдә ителә. Татар телендә язылган шигырьләр арасында аерым җиңүче билгеләнәчәк, ул 25 мең сум белән бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100