news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Владимир Путин белән туры элемтә чарасы булмый

Ел саен уздырыла торган әлеге чараның кайсыбер элементлары Россия Президентының зур матбугат конференциясенә өстәләчәк.

Быел Владимир Путин белән туры элемтә чарасы булмый
Илнар Төхбәтов

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә традицион форматта булмый. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Россиянең төрле субъектларында яшәүчеләр белән элемтәгә керү өчен кайсыбер элементлар  Россия Президентының зур матбугат конференциясенә өстәләчәк. Ул декабрь аенда була. Песков сүзләренчә, пандемия аркасында «президент туры элемтәне соңгы берничә ай дәвамында уздыра инде».

Президент белән туры элемтә соңгы тапкыр 2019 елның июнендә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot