news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Владимир Путин белән "Туры элемтә" 4 сәгать 8 минут барды

Россия Президенты барлыгы 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.

Быел Владимир Путин белән "Туры элемтә" 4 сәгать 8 минут барды
kremlin.ru

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президенты Владимир Путин белән ел саен үткәрелә торган “Туры элемтә” быел 4 сәгать 8 минут дәвам итте.

Шулай итеп, Путинның россиялеләр белән әңгәмәсе дәвамлылык буенча 2018 елдагы кебек үк булды. Узган ел турыдан-туры трансляция 4 сәгать 17 минуттан соң тәмамланган иде. Хәзерге вакытка рекордлы вакыт - 4 сәгать 47 минут (2013 ел). Ул елда 85 сорау яңгыраган булган.

“Туры элемтә” барышында Путин 81 сорауга җавап бирде. “Туры линия"нең үзенчәлеге булып Россиянең төрле төбәкләре белән дәвамлы элемтәгә керү торды, алар барышында гражданнар күтәргән мәсьәләләр яңгырап кына калмыйча, проблемалы ситуацияләр дә яктыртылды.

Узган елдагы кебек үк, Президент хөкүмәт әгъзаларына һәм хакимият органнары вәкилләренә шәрехләр сорап мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, сорауларга Вице-премьер Алексей Гордеев һәм сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җавап бирде.

"Туры элемтә" ахырында Президентка мөрәҗәгать итүчеләр саны 2 млн 600 меңнән артып киткән. Дәүләт башлыгына, шул исәптән туры эфирда, илнең 23 төбәгеннән сораулар яңгырады.
 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100