news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Ваһапов конкурсы үткәрелмәячәк

Быел Ваһапов фонды талантлы яшь башкаручыларны барлау өчен кастинг уздыра.

Быел Ваһапов конкурсы үткәрелмәячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Ваһапов фестивале шул исемдәге яшь башкаручылар конкурсын үткәрмәячәк. Бу хакта бүген Ваһапов фестиваленең 15нче сезоны башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте. Чөнки оештыручылар конкурсны ел саен үткәрү ихтыяҗын күрмиләр.

Әмма быел фонд талантлы яшь башкаручыларны барлау өчен кастинг уздыра. "Безгә көн саен булмаса да, атна саен яшь башкаручылар шалтырыта. Алар бездә тыңланырга, безнең белән эшләп карарга телиләр", - ди Рифат Фәттахов. Кастинг узган яшь җырчылар белән контракт төзелергә мөмкин. Бу инде аларның Ваһапов конкурсы аша табылган Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллиналар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясый башлаулары дигән сүз.

Рифат Фәттахов быел Ваһапов фонды җырчыларының яңа программасы төзелүен һәм аларның зур гастрольләргә җыенуларын әйтте.

  • Яңа концерт сезонын Ваһапов фестивале Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына һәм Ваһапов фестивале оештырылуга 15 еллыкка багышлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100