news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел урманда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 23 кешегә штраф салынган

Татарстан буенча барлыгы 774 термик нокта теркәлгән.

Быел урманда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән 23 кешегә штраф салынган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган 23 очрак теркәлгән. Моның өчен барлыгы 114 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Урман фондында янгыннар теркәлмәсә дә, янгын куркынычсызлыгын бозу очраклары булды. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторингы мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, быел Татарстан Республикасы территориясендә 774 термик нокта исәпләнде. 74 гектар мәйданда барлыгы 299 янгын чыгу очрагы расланды», — диде ул.

Министр «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2020 елда тугыз янгын автоцистернасы, ике кече урман патруле комплекслары, янгынга каршы югары басым җайланмалары, сигез урман утырту агрегаты сатып алынганлыгын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100