news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Ураза бәйрәмендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөселманнар җыелмаячак

Төбәк дини оешмалары бәйрәм намазын үткәрү форматы турында карар кабул итәчәк.

Быел Ураза бәйрәмендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөселманнар җыелмаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Быел Ураза бәйрәме Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында меңләгән мөселманнарны җыймаячак. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Бәйрәм намазы башкала төбәгендә чикләнгән сандагы дин әһелләре һәм дини идарә хезмәткәрләре катнашында узачак. Төбәк дини оешмалары, урыннарда эпидемиологик хәлдән чыгып, бәйрәм намазын үткәрү форматы турында карар кабул итәчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Быел Ураза бәйрәме 24 майга туры килә. Узган елларда Мәскәү Җәмигъ мәчетенә бу көнне 100 меңнән 200 меңгә кадәр дин тотучы килгән иде.

«Әхлакый яктан да, дини яктан да үлем куркынычы авыруын тарату белән шөгыльләнергә хакыбыз юк. Мөселманнар сабырлык һәм кануннарны үтәү белән аерылып тора. Һәм бу вазгыятьтә без бөтен җәмгыятькә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтергә тиеш», - диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мөфтиятнең пленум утырышында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100