Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Уфада IV Халыкара китап ярминкәсе өч тематик юнәлештән торачак
28 майдан 30 майга кадәр Уфа шәһәренең Совет мәйданында «Китап бәйрәме» IV Халыкара китап ярминкәсе узачак. Ул Башкортстан Республикасының иң зур мәдәни чараларының берсе булып тора, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
2026 елда ярминкә программасы өч тематик юнәлешне үз эченә ала: «Россия халыклары бердәмлеге елы», «Зур һәм тату гаилә елы» һәм «Барысы да җиңү өчен».
Әлеге чарада катнашу өчен нәшриятлардан һәм 15 автордан 80нән артык гариза бирелгән. Алар арасында Белоруссия, Иран, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре вәкилләре дә бар.
Ярминкә мәйданчыклары көн саен 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк. Программа кысаларында Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган лекцияләр, әдәбият эшлеклеләре белән очрашулар, патриотик проектлар, концерт чыгышлары һәм мәгърифәтчелек чаралары планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз