news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Уфада ике театраль фестиваль үткәреләчәк

«Туганлык» төрки телле театрлар халыкара фестивале 9-16 сентябрьгә планлаштырылган.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел Уфа ике зур театраль вакыйга үзәге булачак, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Болар - «Театраль яз» Республика фестивале һәм «Туганлык» төрки телле театрлар халыкара фестивале.

Башкортстанның бөтен театрларын бер сәхнәгә җыя торган «Театраль яз» 20-26 апрель көннәрендә үткәреләчәк. Быел фестиваль милли драматургия темасына багышлана.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда ике татар дәүләт театры эшләп килә. Берсе – “Нур” Уфа Татар дәүләт театры, икенчесе – Туймазы татар дәүләт театры. Гыйнвар аенда Казанда Туймазы театрының гастрольләре көтелә.

«Туганлык» төрки телле театрлар халыкара фестивале 9-16 сентябрьгә планлаштырылган.

Моннан алдагы фестиваль 2012 елның сентябрендә уздырылган иде. Ул чакта Уфага 13 төрки телле илдән тетавр коллективлары катнашты. V Халыкара «Туганлык» төрки телле театрлар фестивалендә Татарстаннан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры катнашып, коллектив күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Төш" драмасын уйнаган иде. “Төш” – Туфан Миңнуллинның үзе исән чагында куелган соңгы спектакле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100