news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Тверь татарлары «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнаша

Тверь өлкәсе татарлары лидеры сүзләренчә, диктант язарга теләүчеләр Тверь шәһәрендәге Максим Горький исемендәге китапханәгә килә ала.

Быел Тверь татарлары «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнаша
Динар Фатыйхов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрьдә, Тверь өлкәсе татарлары автономиясендә «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр булачак.

«Диктант 11.00 сәгатьтә башлана. Татарларыбызны чакырдык, килергә теләүчеләр бар. Безнең оешмада „Татарча диктант“ беренче тапкыр уза. Безгә Максим Горький исемендәге китапханәне бирделәр. Анда техник мөмкинлекләр яхшы», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн бүген булды. Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны иртәгә, 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100