news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Тургай» фольклор фестивалендә Гран-прига Самарадан Альмира Сәетова ия булган

Пензада үткәрелгән балалар бәйгесе беренче тапкыр төбәкара статусын алган.

Быел «Тургай» фольклор фестивалендә Гран-прига Самарадан Альмира Сәетова ия булган
Җиһанша Туктаров

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Пензада өченче тапкыр «Тургай» төбәкара фольклор фестиваленең Гала-концерты узган. Гран-при Самарадан килгән «Сөембикә» җырын тәкъдим иткән Альмира Сәетовага бирелгән.

Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров әйтүенчә, фестивальгә быел Россиянең башка төбәкләреннән дә кушылганнар, җиде номинациядә 7 яшьтән алып 18 яшькәчә 250дән артык малай һәм кыз көч сынашкан. «Альмира Сәетова Самараның „Заря“ мәдәният йортыннан килде. Ул безне кабатланмас тавышы белән җәлеп итте, үзенчәлекле тембр аңа табигатьтән бирелгән», — диде ул.

«Иҗат бәйгесендә беренче тапкыр күрше төбәкләрдән үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Конкурс шәхесне үстерү, милли мәдәнияткә, халык традицияләренә, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан уза. Бәйгене үз өлкәбездә генә уздырсак та, быел башка төбәкләрдән дә катнашырга теләк белдерделәр, шунлыктан конкурс төбәкара статусына ия булды», — диде ул хәбәрчегә.

Гаризалар Татарстан, Башкортстан республикалары, Чиләбе, Самара, Курган, Омск, Киров өлкәләреннән кабул ителгән. Җиһанша Туктаров киләсе елда фестивальгә рәсми рәвештә төбәкара исемен биреп, киңрәк масштабта уздырырга ниятләүләрен әйтте. «Фестиваль этаплап үтә: балалар безгә видеоязмаларын җибәрә һәм шуларны карап, иң яхшы номерлар сайлап алына», — диде ул.

«Катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арта бара, бу безнең эшчәнлегебезнең нәтиҗәсенә бәйле дип уйлыйм, халык чыгышларга җаваплырак карый башлады. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре алга таба да сакланып калыр дигән өметтә торабыз. Конкурс Татарстанның мәдәният министрлыгы грантына уздырыла. Аны оештыруда Пенза өлкәсенең мәгариф министрлыгы да зур булышлык күрсәтте», — диде рәис.

Номинацияләр исемлеге:

Татар халык җырларын башкаручылар 6 — 12 яшь һәм 13 — 17 яшь, Пенза өлкәсе татарларының милли биюе, татар халык сәхнә биюе, фольклор театры, фольклор ансамбле (җыр, йола, халык авыз иҗаты), инструменталь иҗат. Катнашучыларның исемлеге белән шушы сылтамадан танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100