Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел тупланма пенсия күләме артачак
1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 2020 елда россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак, 1 августтан аны яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Быел россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак. Мондый коэффициент узган ел йомгаклары буенча пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре (ул инфляция дәрәҗәсен өч тапкыр узып киткән) нигезендә билгеләнгән. 1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак», — диелә хәбәрдә.
Бу шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программаларында катнашучыларга да кагылыр дип көтелә. Бүгенге көндә мондый пенсияне лаеклы ялдагы 32 мең кеше ала. Август аеннан аның күләме 7,99 процентка артачак.
Россия Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, түләүләрне яңадан исәпләү өчен чыгымнарның гомуми күләме 1,87 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуның 1,53 миллиарды — тупланма пенсияләрне, 353 миллионы пенсия тупланмаларын финанслашу программаларында катнашучыларның акчасын арттыруга тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз